news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укытучысы татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре җиңел булмады дип саный

Гөлгенә Нурмиева фикеренчә, татар теле олимпиадаларына әзерләнү хәзер күпкә кызыклырак.

Мәктәп укытучысы татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре җиңел булмады дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 гимназия укытучысы Гөлгенә Нурмиева татар теле буенча олимпиаданың биремнәре җиңел булмады дип саный. Бу фикерен ул татар теле буенча республикакүләм олимпиаданың ябылу тантанасында “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

"Олимпиада республикакүләм булганга күрә, биремнәр җиңел түгел. Балаларның сөйләүләре буенча, алар кызыклы, тәрбияви, уйланырга, ниндидер нәтиҗәләр ясарга этәрә торган. Биремнәрдән канәгать булмаган кешеләрне ишетмәдем”, - диде ул.

“Оештыручылар һәм Мәгариф министрлыгы олимпиадага әзерләнү буенча һәрбер сыйныф өчен җыентыклар чыгарды. Мин аларның файдасын күрәм: икеләнә торган сораулар туса, балалар шул җыентыклар белән киңәшләшеп эшли”, - диде Гөлгенә Нурмиева.

“Элеккеге еллар белән чагыштырганда олимпиадага әзерләнү хәзер күпкә кызыклы. Элек без татар теленнән ярдәмлекләрне таба алмый идек. Хәзер олимпиадага әзерләнү китапларында татар теленә кагылышлы барлык темалар да урын алган”, - диде ул.

“Моннан тыш, олимпиада үзәгендә укулар да оештырыла. Аны университет мөгаллимнәре алып бара. Теория һәм гамәли биремнәрне искә төшерү ягыннан да аның файдасын зур, ул әзерлек этабы булып тора”, - дип сөйләде татар теле укытучысы.

БДИ булуга карамастан, чыгарылыш сыйныф укучылары да катнашкан. “Әзерләнү өстәмә вакыт сорый. Кайсыдыр вакытта ул ял яки йокы вакыты хисабына була. Җаваплы карыйлар. "Бердәм дәүләт имтиханнарын бирәм, вакытым юк” дигән сылтама белән әйткән укучы бервакытта да булмады”, - диде Гөлгенә Нурмиева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100