news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укытучыларының 70 проценты коронавирустан прививка ясаткан

Мәктәп укытучыларының яртысыннан күбрәге коронавирустан вакцина ясаткан, югары уку йорты педагоглары арасында бу күрсәткеч кимрәк.

(Казан, 3 сентбярь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова урта гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының 70 процентка якыны Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатты бип белдерде, югары уку йорты педагоглары арасында бу сан азрак икән.

Ул бу хакта «Россия 24» телеканалына биргән әңгәмәсендә әйтте. «Быелгы уку елының педагоглар арасында прививка кадатучылар саны күп булу белән башланып китүен әйтеп үтәсем килә, — дип сөйләде Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова. — Әлбәттә инде, студентларга да укытучыларын куып җитеп, прививка ясатырга кирәк. Бүген андый мөмкинлек бар».

Вакцинациянең үзеңне һәм якыннарыңны коронавирустан саклау мөмкинлеге бирүен дә әйтеп үтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot