news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак

Әлеге акция әти-әниләргә бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат бирәчәк.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 17 апрельдә Татарстанда мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, имтиханны өч төркемдә бирергә була.

Оештыручылар фикеренчә, әлеге акциядә катнашып, әти-әниләр бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат алачак.

Әлеге акция Казанның 127нче мәктәбендә үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot