Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәп укучыларының алкоголь белән агулану очраклары һаман югары булып кала
2020 елның беренче яртыеллыгында 14 яшькә кадәр укучылар арасында алкогольдән агулануның — 11, 15-17 яшьлек балалар арасында 13 очрагы теркәлгән.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәктәп укучыларының алкоголь белән агулану очраклары һаман югары булып кала. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
2020 елның беренче яртыеллыгында 14 яшькә кадәр укучылар арасында алкогольдән агулануның — 11, 15-17 яшьлек балалар арасында 13 очрагы теркәлгән. 2019 елда 14 яшькә кадәр укучылар арасында исерткечләр эчеп агулануның- 28, 15-17 яшьлекләр арасында 27 очрагы билгеле.
Буллинг фактлары, деструктив группалар, балигъ булмаган балаларның хокук бозулар һәм җинаятьләр кылуы борчу тудыра. Алсу Әсәдуллина барлык профилактика субъектларына адреслы профилактик эшкә басым ясарга кирәклеген әйтте.
Укучыларның үз-үзен девиант тотышын кисәтү өчен, узган уку елында «Пилот Т» сынау проекты гамәлгә кертелде, аның буенча укучыларның виртуаль деструктив контентка кереп китүе турында мәгълүматны ачыклау модельләре эшләнгән. Проект 14 белем бирү оешмасында сыналган.
«Балаларның проблемалары үзгәрә. Эш системасы һәм алымнарын үзгәртергә кирәк. Быел Татарстан Президенты инициативасы белән проект барлык белем бирү оешмаларында гамәлгә ашырыла. Без балаларның башында ни булуын, алар нинди сайтлар һәм программалардан куллануын аңларга телибез», — диде Алсу Әсәдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз