Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итү тәмамлана
Гаризаны онлайн яки Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә 31 октябрьгә кадәр эшләргә мөмкин.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итү тәмамлана, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Әгәр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябреннән дә соңрак, ә 18 яшь – 2021 елның 3 июленнән иртәрәк тулмаган очракта, 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә 6-18 яшьлек балалары булган гаиләләр дәгъва итә ала.
Шулай ук түләү 18-23 яшьлек инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган затларга да тиеш. Бу алар төп гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам иткән очракта, дип языла хәбәрдә.
Балалар, аларның әти-әниләре, опекуннар яки попечительләр Россия гражданлыгына ия булырга һәм ил территориясендә яшәргә тиеш. Түләүне билгеләү турындагы карар гаилә хәленнән чыгып кабул ителә, шул ук вакытта түләү гаиләнең башка социаль ярдәм чараларын күрсәткәндә керемнәре составында исәпкә алынмый.
РФ Президентының бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләү турындагы указына узган җәйдә кул куелды. Гаризаларны кабул итү 15 июльдә башланды. Мәктәп укучыларына түләү өчен бирелгән гаризаларның күбесе август аенда Россия Пенсия фондында булган мәгълүматлардан файдаланып автомат рәвештә формалаштырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз