news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларына ашауны өйдән алып килүне тыярга мөмкиннәр

Ашханәләрдә кислород коктейльләре барлыкка киләчәк, аларны медицина хезмәткәре күзәтүендә генә кулланырга мөмкин булачак.

Мәктәп укучыларына ашауны өйдән алып килүне тыярга мөмкиннәр
архив/Султан Исхаков

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте балаларны тукландыруны оештыру буенча яңа санитар кагыйдәләр проектын эшләгән. Яңа кагыйдәләрдә укучыларга өйдән ризык китерү тыелу турында әйтелә. Бу хакта «Риа Новости» хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләрдә ашханәләрдә кулланыла торган савыт-сабага һәм җиһазга карата яңа таләпләр билгеләнгән. Мәсәлән, өченче ризыкны әзерләү өчен савыт-саба күгәрми торган металлдан эшләнгән булырга тиеш. Кителгән, бозылган савыт-саба, пластмасса, алюминий приборлар кулланырга ярамый.

Мәктәп ашханәләре менюсына зур игътибар бирелә. «Көн саен туклану рационына ит, кош ите, сөт, атланмай һәм үсемлек мае, арыш һәм бодай ипиен кертергә кирәк. Балык, йомырка, сыр, эремчек, сөт продуктларын  2-3 көнгә 1 тапкыр бирү карала. Көн саен витаминнар, микроэлементлар белән баетылган ризыклар, атнага ике тапкыр бифидо- һәм лактобактерияләр булган продуктлар керергә тиеш», - диелә документта.

Яңа кагыйдәләр буенча, хроник авырулы балаларны тукландыру мәсьәләсен мәгариф учреждениесенең медицина хезмәткәре күзәтеп торырга тиеш. Ашханәләрдә кислород коктейльләре барлыкка киләчәк. Аларны медицина хезмәткәре күзәтүендә генә кулланырга мөмкин булачак.

Мәктәп ашханәләрендә 12 яшьтән өлкәнрәк укучылар гына кизү торачак. Алар табын әзерләргә мөмкин, әмма аларны ашарга әзерләргә, яшелчә чистартырга, әзер ризыкларны таратырга, икмәк кисәргә, савыт-саба юарга һәм бүлмәләрне җыештырырга җәлеп итәргә ярамый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100