news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларына "алтын медаль" бирү тәртибе үзгәрде

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укудагы уңышлары өчен" медален тапшыру өчен БДИ нәтиҗәләре балларының минималь санын билгеләде.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Россиядә мәктәп укучыларына алтын медаль биргәндә БДИ нәтиҗәләре исәпкә алынчак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Укудагы уңышлары өчен" медален тапшыру тәртибен үзгәртте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзер кызыл аттестат алу өчен бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләре "бишле" булырга тиеш. Шулай ук ике мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханында кимендә 70 балл җыярга кирәк.

Соңгы уньеллыкта "алтын медаль" кыйммәте түбәнәйде. Шуңа күрә Мәграиф министрлыгы бу "гаҗәеп күренешне кабат кайтаруны" максат итеп куя, дип әйткән Россия Мәгариф министры Ольга Васильева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100