news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларын көнкүреш калдыклары җыярга җәлеп итәргә мөмкиннәр

Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской совет заманында мондый тәҗрибәнең кулланылуын искә ала.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәктәп укучыларын көнкүреш калдыклары җыярга җәлеп итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

«Балалар бу эштә катнашырга – кәгазь, пластик, батарейкалар тапшырырга әзер. Предприятиеләр мәктәпләр белән килешү төзи ала, балалар исә бераз акча эшләячәк», - ди министр.

Сергей Донской совет заманында мондый тәҗрибәнең кулланылуын, балаларның кефирдан бушаган пыяла шешә кебек әйберләр тапшыруын да искә ала.

«Мин мәктәптә укыганда һәм студент елларында пыяла савытлар да, макулатура да тапшыра идем, - ди Донской. - Миңа шуның өчен китап бирәләр иде. Әлеге механизмны яңадан эшләтеп җибәрергә беркем дә комачауламый». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100