Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәп укучыларын география буенча беренче Россия чемпионатына чакыралар
Бәйгедә мәктәп укучыларыннан тыш, 18 һәм өлкәнрәк яшьтәге теләге булган һәркем катнаша ала.
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел гыйнварда Россиядә беренче тапкыр Рус география җәмгыятенең Мәскәү яшьләр клубы тарафыннан оештырылган география буенча чемпионат старт ала. Интеллектуаль ярышларда катнашу өчен гаризаны 14 гыйнварга кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«География буенча Россия чемпионаты – без яши торган дөнья турында яңа һәм кызыклы мәгълүмат белергә теләгән барлык мәктәп укучылары өчен командалы онлайн-ярышлар ул. Конкурста шулай ук 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге теләгән һәркем катнаша ала. Командада 2-6 кеше булырга тиеш», - диелә министрлык хәбәрендә.
Чемпионат барлыгы алты этапны (мәктәп, төбәк, федераль, Бөтенроссия, ярымфинал һәм финал) үз эченә ала. Кайбер турлар тематик булачак. Аларны чишү өчен оештыручылар интернетта дөнья күргәннән соң 48 сәгать вакыт бирә. Соңгы этапта илнең барлык төбәкләреннән иң яхшы 25 команда катнаша, җиңүче команда география буенча Россиянең абсолют чемпионы була.
«Хәзерге вакытта чемпионатка Россиянең 30 төбәгеннән 200дән артык команда, шулай ук Россиянең Мисыр һәм Камбоджадагы илчелекләре каршындагы мәктәпләр һәм Белоруссиядән бер команда теркәлгән. Катнашучыларның географиясе көннән-көн киңәя бара», - диелә министрлык хәбәрендә. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата сертификатлар көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз