news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартлары үзгәрергә мөмкин

Документ нигезендә, тугызынчы сыйныф укучылары рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе үтәргә, ә унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яки изложение язарга тиеш.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» мәктәп укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шартлары турында закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Бу хакта партиянең рәсми сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Документ нигезендә, тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шарты - рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен «зачет», ә унберенче сыйныф укучылары өчен - йомгаклау иншасы яки изложение өчен «зачет» булачак», - диелә хәбәрдә «Бердәм Россия» Генераль советы Президиумы әгъзасы, Дәүләт Думасы депутаты Алена Аршиновага сылтама белән.

Аршинова сүзләренчә, рус телен белү югары белем алганда, «гражданинның конкурентлы өстенлеге» булып тора. Ул билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән үзгәрешләр «РФ дәүләт телен белү дәрәҗәсен арттыруга» юнәлдерелгән.

Депутат хәбәр иткәнчә, документ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясенең эксперт-консультатив советы тарафыннан каралган һәм хупланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot