news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп укучылары урманнарны яңартырга булыша

Алар имән чикләвеге җыюда катнаштылар

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Урман хуҗалыгы министрлыгы заказы буенча Лаешның 3 нче гомумбелем бирү мәктәбе укучылары “Лаеш урманчылыгы“ ДКУ белән бергә имән чикләвеге җыюда катнаштылар. Соңгы еллар эчендә мондый акция беренче тапкыр үткәрелде. Укучылар Татарстанның имән урманнарын яңарту өчен 300 килограммга якын утырту материалы җыйдылар, дип хәбәр итә “Кама ягы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot