Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәп укучылары Рөстәм Миңнехановка онлайн-дәрескә ничек җайлашуларын сөйләде
Татарстан Президенты Чаллы лицеенда һәм Лениногорск нефть техникумында дистанцион укыту системасын сынап карады.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов онлайн-дәресләрдә булды, шулай ук укучылар һәм укытучылар белән яңа укыту форматы үзенчәлекләре турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы 78нче лицей укучыларына биология дәресендә кушылды. Укучылар Татарстан Республикасы Президентына белем алуның яңа форматына ничек җайлашулары турында сөйләделәр һәм барлык дәресләрне бер платформада үткәрү мөмкинлеген карауны сорадылар. Хәзер укытучылар берьюлы берничә вариантны: «Учи.ру», «Российская электронная школа», «Виртуальные факультативы»ны кулланалар. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, профильле министрлыклар бу мәсьәлә белән шөгыльләнә инде.
«Миңа онлайн-белем бирү системасының эчтән ничек эшләвен белү мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә дә сезнең белән сөйләшергә булдым. Сездән җавап көтәм», - диде Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Лениногорск нефть техникумында нефть һәм газ ятмаларын эксплуатацияләү буенча онлайн-лекциядә булды. Укытучы Татарстан Президентыннан интернет-элемтә сыйфатына игътибар итүне сорады. Югары ихтыяҗ аркасында интернет-платформага тоташу кайчагында өзелә. Рөстәм Миңнеханов элемтә операторларының проблема турында белүләрен һәм системаларны көйләү эше баруын әйтте.
«Без хәзер уза торган юл Татарстанда онлайн-белем бирүнең тулы кыйммәтле һәм сыйфатлы системасын формалаштыру өчен нигез сала. Әлегә барысы да шома түгел, әмма киләчәктә алынган тәҗрибә уку процессында катнашучыларның барысына да зур өстенлекләр һәм яңа мөмкинлекләр бирәчәк», — дип аңлатты республика җитәкчесе.
Техникум укучылары Татарстан Президентыннан онлайн уку форматының күпме дәвам итәчәге турында сорады. Рөстәм Миңнеханов аларга сабыр булырга кушты. «Бу катлаулы чор узачак. Хәзер безнең өчен иң мөһиме - сезнең сәламәтлек. Шуңа күрә сездән үзегезне, якыннарыгызны саклавыгызны сорыйм. Барлык куркынычсызлык чараларын үтәгез. Без бу кыенлыкларны мөмкин кадәр тизрәк җиңү өчен барысын да эшлибез», — дип ышандырды Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз