Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәп укучылары почтальонга бейсбол таягы белән һөҗүм иткән
Берничә сәгать үткәч яшүсмерләр тотылган. Аларны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә.
(Казан,14 сентябрь, «Татар-информ»). Өч Волгоград укучысы почтальонны талау максатыннан һөҗүм ясауда шикләнеп кулга алынган. Бу хакта төбәк тикшерү идарәсе матбугат сәркатибе Наталия Куницкая мәгълүматына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.
"12 сентябрьдә иртән иртүк шиклеләр - алар арасында кичке мәктәптә укучы 14 һәм 16 яшьтәге ике кыз, шунда ук укучы 16 яшьлек үсмер егет - эшкә баручы почтальонга һөҗүм итәләр һәм сумкасын алмакчы булалар", - дигән Куницкая.
Аның сүзләренчә, биредә рольләр ачык бүленгән булган. 16 яшьлек кыз зыян күрүчегә бейсбол битасы белән суккан, икенче кыз почтальонга аяк-куллары белән һөҗүм ясаган һәм сумкасын тартып алмакчы булган. Ә яшүсмер тирә-якны күзәтеп торган һәм нинди дә булса куркыныч янаса, шартлы сигнал бирергә тиеш булган.
Почтальон хатын-кыз бирешмәгән һәм һөҗүм ясаучылар качкан. Почтальон бу хәл турында хокук саклау органнарына җиткергән.
Берничә сәгать үткәч, шикле яшүсмерләр тотылган. Аларны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителә.
Тоткарланучыларның икесе элек тә криминал сводкаларда күренгән булган инде. Алар катнашында тагын бер - автомобиль урлап китү буенча җинаять эше карала.
Почтальон хәзерге вакытта сырхауханәдә дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз