news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучылары өчен Россиякүләм фәнни-техник иҗат бәйгесе башланды

Мәктәп укучылары һәм студентлар "Инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы" бәйгесенә 22 мартка кадәр кушыла ала.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Талантлы, фәнни-техник иҗат белән мавыгучы һәм инновацияле проектларны тормышка ашыручы мәктәп укучылары һәм студентлары өчен Россиякүләм "ШУСТРИК" бәйгесе башланды. Бу турыда ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • "Инновацияле конструкцияләрне төзи белүче мәктәп укучысы" - "ШУСТРИК" бәйгесенә гаризалар 22 мартка кадәр кабул ителә.

Гаризаларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һөнәри белем, урта һөнәри белем, югары һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар (18 яшькә кадәрге) тапшырып була. Моның өчен проектны гамәлдә куллану буенча тәкъдимнәрне, техник сыйфатламаларны күрсәтергә, макетның фотосын, видеосын теркәргә кирәк.

"ШУСТРИК" Россиякүләм фәнни-техник иҗат конкурсын Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм фонды оештыра.

  • Гариза тапшыру өчен адрес: Innoshustrik@gmail.com.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100