Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәп укучылары өчен дистанцион дәрес вакыты ярты сәгатьтән артмый
«Безнең бурыч — шушы вазгыятьтә төрле мөмкинлекләрне кулланып, балаларны максималь нәтиҗәле укыту», - диде Казан шәһәре башкарма комитеты вәкиле.
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дистанцион дәрес вакыты ярты сәгатьтән артмый. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гыйльфанов искәртте.
«Бүгеннән дистанцион уку башланды. Онайн платформалар гына түгел, барлык мөмкин булган элемтә чаралары файдалыналачак — социаль челтәрләр, мессенджерлар, электрон почта. Дәресләр ярты сәгатьтән артмый. Балалар укытучы белән дә эшләячәкләр, эш дәфтәрендә дә биремнәр башкарачаклар. Укытучы 15 минуттан физкультминутка уздыра ала», — диде ул.
Рөстәм Гыйльфанов әйтүенчә, техник мөмкинлекләре булмаган укучылар белән аерым эш үткәреләчәк. «Гаджетлары булмаган 7 меңләп бала исәпләнә. Алар белән эшләү өчен мессенджерлар, телефон элемтәсе кулланылачак. Онлайн дәрестә була алмаучылар өчен мәктәп сайтында мәгълүмат урнаштырыла», — диде ул.
«Казанда массакүләм дистанцион уку беренче тапкыр оештырыла, шуңа күрә укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны үз теләкләрен калдыруларын сорыйм. Безнең бурыч — шушы вазгыятьтә төрле мөмкинлекләрне кулланып, балаларны максималь нәтиҗәле укыту. Авырлыклар туса, мэрия сайтында кайнар телефон аша хәбәр итәргә кирәк», — диде Рөстәм Гыйльфанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз