Мәктәп укучылары өчен Бердәм пенсия белемнәре көне үткәрелә
Яшьләргә пенсия турындагы яңа закон тәртипләрен аңлатачак
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). 15 октябрьдә Әлкидә Пенсия фондының район идарәсе мәктәпләрдә укучыларөчен “Бердәм пенсия белемнәре көне” үткәрә.
“Иминият пенсияләре” Федераль законы гамәлгә керү белән бәйле рәвештә, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә пенсия хокуклары формалашуның һәм пенсия исәпләүнең яңа тәртибе кертелә. “Бердәм пенсия белемнәре көне”ндә Пенсия фонды хезмәткәрләре яшьләргә пенсия турындагы яңа закон тәртипләрен аңлатачак, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.