news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп сайтларыннан шәхси мәгълүматларны алу сорала

Балигъ булмаган балаларның персональ мәгълүматларын балалар һәм ата-аналар ризалыгы белән урнаштыру да законлы түгел

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләр, балалар бакчалары һәм көллиятләргә рәсми сайтлардан укучыларның персональ мәгълүматларын алу таләп ителгән мөрәҗәгатьләр җибәрде. Ведомство 2 меңнән артык мәгариф оешмалары сайтларында хокук бозылу очрагын ачыклаган, дип хәбәр итә бүген “Известия” газетасы.

Хәзер интернетта мәгариф оешмаларында укучыларның исемлеген ачык төстә унаштыру тыела.

“Закон таләпләре начар ният белән бозылмаган, ә “Персональ мәгълүматлар турында”гы законның билгеле нигезләмәләре асылын төшенеп бетмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан”, - дип шәрехләде Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Антонина Приезжева. – Моның белән бәйле рәвештә, хокук бозучыларга карата чаралар кабул итмәү, тулы вәкаләтле орган хокукын файдаланып, законсыз урнаштырылган мәгълүматны алуны таләп итәргә карар кылды”.

Искәртеп узабыз: интернетка шәхси үзенчәлекләре бетерелгән рәвештә яки шәхси мәгълүматларны персональ мәгълүматлар субъектларына идентификацион номер биреп кенә куярга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100