news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар” китабы дөнья күрде

Әлеге җыентыкта танылган татар язучыларының махсус балалар өчен язылган пьесалары тупланган.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ", Рәфидә Галимҗанова). Татарстан китап нәшриятында “Мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар” китабы дөнья күрде. Әлеге җыентыкта танылган татар язучыларының махсус балалар өчен язылган пьесалары тупланган. Китапны шагыйрь Рифат Сәлахов төзегән.

Әлеге җыентыкта түбәндәге әсәрләр урын алган:
1.Абдулла Алиш “Сертотмас үрдәк”
2.Разил Вәлиев “Шомбай маҗаралары”
3.Галимҗан Гыйльманов “Булат нигә яхшы укый?”
4.Нәбирә Гыйматдинова “Аю килгән бәйрәмгә”
5.Илгиз Зәйниев “Кәҗә, Сарык һәм башкалар”
6.Рафис Корбан “Бүре һәм кәҗә”
7.Раилә Мөхсинова “Практикантлар килгән безгә”
8.Нурия Сәйяр “Хикмәтле кыңгырау”

Рифат Сәлахов фикеренчә, бу китап татар балаларын ана теле белән күбрәк кызыксындыру өчен кирәк.

"Әлеге авторларның әсәрләре чынлап та кызыклы. Мин хәзерге балалар өчен бик сөенәм, чөнки хәзер махсус мәктәп өчен язылган пьесалар бар. Алар теләсә кайсы пьесаны җиңел генә уйный ала. Мәктәп укучылары өчен балаларча фикер йөртеп язган әсәр кирәк. Минемчә, нәкъ шушы жанрга туры килә торган пьесалар безнең җыентыкка керде", - дигән фикерләре белән уртаклашты җыентыкны төзүче.

“Мондый пьесалар җыентыгы якынча ун еллар элек чыккан булган. Ул “Балалар сәхнәсе сериясе” дип аталган. Ә мондый җыентык эшләү турында фикер балалар белән эшләүче тәрбиячеләр һәм класс җитәкчеләре белән киңәшләшкәч, туды. Безнең китаплар Республика үзәкләштерелгән китапханәләр системасында район, авыл китапханәләренә тарала. Киләчәктә дә балаларга драма әсәрләрен әзерләү теләге бар”, – ди мөхәррир Рифат Сәлахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100