news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп олимпиадаларының финалы дистанцион рәвештә була

Олимпиадаларның йомгаклау этапларын уздырганда дистанцион технология кулланачаклар.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Быел 27 апрельгә кадәр 2019/20 уку елында мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегенә кертелгән 58 олимпиаданың йомгаклау этаплары уздырылды, шул ук вакытта 51 профиль буенча 22 олимпиаданың йомгаклау этаплары кичектерелде. Алар дистанцион формада булачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Агымдагы уку елында олимпиадаларның сайлап алу этапларында 2 миллионнан артык укучы катнашты. Финал олимпиадаларда 11 сыйныфлардан 16 меңнән артык укучысы катнашыр дип планлаштырыла.

Олимпиада регламентының үтәлешен контрольдә тотып, дистанцион технологияләр кулланып, олимпиадаларның йомгаклау этапларын уздыру рөхсәт ителә.

Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы утырышы Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий рәислегендә узды. Анда мәгариф министры Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев, Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов, эксперт комиссияләре рәисләре һәм җаваплы секретарьлары, шулай ук РСОШ әгъзалары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100