news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп музейлары грантлар аша финанс ярдәменә дәгъва итә ала

Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171нче мәктәбендә Рәшит Ваһапов музее ачылды.

Мәктәп музейлары грантлар аша финанс ярдәменә дәгъва итә ала
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Мәктәпләрдә күренекле шәхесләргә багышлап ачылган музейларга грантлар аша финанс ярдәме алу мөмкинлеге бар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Илгиз Халиков әйтте.

Бүген Казанның 171нче мәктәбендә Рәшит Ваһаповка багышланган музей ачылды. Музей мәктәпнең татар теле кабинетында урнашкан. Биредә балалар татар теле дәресләрен укыйлар. Музейны оештыру идеясе белән мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова чыккан. Музей-кабинетның мөдире - мәктәпнең татар теле укытучысы Зөлфия Кәримова.

Мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова музейны мәктәпнең үз финанс мөмкинлекләреннән чыгып ачылуын әйтте.

Министрлыкның бүлек җитәкчесе Илгиз Халиков фикеренчә, алга таба музейны үстерү өчен мәктәп Мәгариф министрлыгы грантларына дәгъва итә. Мондый грантлар республиканың үзендә дә, Россия күләмендә дә бар.

Илгиз Халиков Казанның 171нче мәктәбе җитәкчелегенә һәм педагогик коллективка рәхмәтләрен җиткерде. Татар мохите булган бу мәктәптә Рәшит Ваһапов исемендәге фәнни-гамәли конференция үткәрү мөмкинлеген дә искәртте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100