news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп һәм лагерьлар мәгариф системасын үстерү өчен грантлар алачак

Конкурсларга заявкалар 12 мартка кадәр кабул ителә.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 2020 елда 100 дән артык мәктәп һәм лагерьлар математика, информатика һәм цифрлы икътисад технологияләре өлкәсендә мәгариф системасын үстерү өчен грантлар алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елда мәгариф оешмалары һәм лагерьлар арасында математика, информатика һәм цифрлы икътисад технологияләре өлкәсендә мәгариф системасын үстерүгә грантлар алу өчен өч конкурс игълан ителгән.

Грантлар җиңүчеләргә мәктәп укучылары өчен чаралар үткәрергә, мәгариф һәм икътисад өлкәсендәге заманча таләпләр буенча белем бирү программаларын яңартырга, инновацион җиһазлар сатып алырга, укытучыларның квалификациясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурсларга заявкалар 12 мартка кадәр кабул ителә. Грантлар «РФ санлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100