news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләрен идарә итәргә укыту программасы башланды

Бүгенге көнгә Татарстан бу программада катнашкан унынчы регион.

Мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләрен идарә итәргә укыту программасы башланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Гөлүзә Ибраһимова). Татарстандагы мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен укыту буенча өч еллык программа ачылу тантанасы КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында узды.

“Без бу программаны гамәлгә кертү буенча озаграк эш алып бардык. Шулай да башка төбәкләр белән тигезләнербез дип уйлыйм. Бездә яхшырак эшләүдән башка юл була алмый. 10 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы әлеге проектны тормышка ашыруда катнаша, аларның 40 проценты авыл җирлекләрендә урнашкан”,- диде ачылыш тантанасында Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов

Программа кысаларында Татарстан мәктәпләрендә , балалар бакчаларында эшләүчеләрне һәм җитәкчелек хезмәткәрләрен укытачаклар. Программа өч елга исәпләнгән. Ул Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм “Сбербанк России” тарафыннан төзелгән хезмәттәшлек итү килешүе кысаларында тормышка ашырыла.

Бүгенге көнгә Татарстан бу программада катнашкан унынчы регион.

“Халыкара тикшеренүләр күрсәткәнчә безнең балалар үз илләрендә ничек яшәү турында уйлый, илнең киләчәгенә катнашлы булырга телиләр. Тикшеренү нәтиҗәсе безгә алга бару юнәлешен күрсәтте”,- дип белдерде «Киләчәккә өлеш» («Вклад в будущее») хәйрия фондының башкарма директоры Петр Положевец.



Галерея: Открытие трехлетней программы по обучению управленческих команд школ и детских садов
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100