news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләргә регламент кертергә кирәк - Ольга Васильева

"Һәр ата-ана, һәр укучы укытучы эше ул хезмәт күрсәтү булмавын аңларга тиеш", - дип өстәгән ул.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Кыска вакытта мәктәп белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне регламентка кертергә кирәк дип белдергән Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева төбәк министрлары катнашындагы Бөтенроссия киңәшмәсендә. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

"Без кыска вакытта һәр оешмага мәктәп белән ата-аналар мөнәсәбәтләре регламентын кертергә тиеш. Аның өчен безнең хокукый нормалар, хокукый нигезләр бар", - дигән министр.

"Бу регламентта ата-аналар һәм гаилә мәктәпкә, ә мәктәп гаиләгә белдергән таләпләр төгәл язылырга тиеш,"- дип ачыклык керткән ул.

"Һәр ата-ана, һәр укучы укытучы эше ул хезмәт күрсәтү булмавын аңларга тиеш", - дип өстәгән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100