news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп дәреслекләрен яңа кагыйдәләр буенча бәяли башлыйлар

Китапка экспертиза ясаучыларның исемнәре дә федераль исемлектә булачак.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Россиядә мәктәп дәреслекләрен бәяләү өчен яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзер дәреслекләрнең федераль исемлеге ике өлештән торачак. Беренчесе - программаның мәҗбүри өлеше өчен кирәкле дәреслекләр, икенчесе - программаның төбәкләр яки мәктәпләр тарафыннан формалаша торган өлеше өчен.

Исемлектә китаплар экспертизасы ясаган авторлар, хокук ияләре генә түгел, экспертлар да күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot