news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп балаларына Татарстан дәүләт музейларына керү түләүсез булачак

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова шул хактагы боерыкка кул куйды.

Мәктәп балаларына Татарстан дәүләт музейларына керү түләүсез булачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Мәктәп балалары Татарстанның дәүләт музейларына түләүсез керә башлыйлар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова шул хактагы боерыкка кул куйды. Боерык инде үз көченә керде. 1 июньнән балаларга дәүләт музейларына керү өчен билет соралмый.

"Музей балалар өчен якынаерга тиеш. Белемгә омтылыш мәдәни һәм тарихи кыйммәтләр аша тәрбияләнә ала", - дип шәрехләде Ирада Әюпова бу яңалыкны. 

news_right_1
news_right_2
news_bot