news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп бәдрәфендә кыз баланы мәсхәрә иткән Чаллы кешесе биш ел колониядә утырачак

Вахтер чит кешене физкультура дәресеннән кайткан балаларга охшатып, мәктәп эченә уздырып җибәргән.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Мәктәп бәдрәфендә кыз баланы мәсхәрәләгән Чаллы кешесе биш ел колониядә утырачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү ачыклаганча, узган елның 12 сентябрендә 34 яшьлек Андрей Придыбайло наркотик исереклегендә булган хәлдә Чаллының бер мәктәбенә килгән. Бу бинада автомәктәп тә булган.

Дәресләр расписаниесен күчергәч, ир-ат хатын-кылар бәдрәфенә кергән, анда 10 яшьлек кызны күргән. Ир-ат баланы кабинкага алып керә, анда аңа бәйләнә һәм җенси характердагы гамәлләр кыла башлый. Кыз кача һәм барысын да укытучыга сөйли. Берникадәр вакыттан соң җинаятьчене тоткарлыйлар.

Шулай ук тикшерү вахтерның ят кешене туктатмавын ачыклаган, чөнки ул аны физкультура дәресеннән кайткан балалар белән бутаган. Андрей Придыбайло спорт костюмы кигән булган.

Суд элек хөкем ителгән Придыбайлоны «14 яшькә җитмәгән затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаепле дип таныган һәм биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100