news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп автобусларын “мигалка”лар белән тәэмин итәчәкләр

Мондый карарны Россия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россия премьер-министры Дмитрий Медведев мәктәп автобусларның түбәсенә җемелди торган маячоклар урнаштыруны күздә тота торган карарны имзалады. Мондый документ чәршәмбе көнне хөкүмәт сайтында бастырылган.

Аңлатма язуының текстына караганда, “мигалка”лар автобус хәрәкәте вакытында гына кабызылырга тиеш. Башка таләпләр арасында - балалар төркемен алып барган йөртүченең минималь стажы бер ел булырга тиеш, дип күрсәтелә.

Яңа таләпләр “оешкан балалар төркемнәрен автобусларда алып барганда юл-транспорт һәлакәтләре булу куркынычын минимизацияләү максатыннан” билгеләнгән, дип ассызыклана хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100