Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәп автобуслары: куркынычсызлык таләпләре үтәләме?
Әлки районында хәзерге вакытта 31 маршрут буенча балаларны мәктәпкә илтәләр
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Әлки районында укучыларны автобус белән йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәсьәлә каралды.
Хәзерге вакытта 31 маршрут буенча балаларны мәктәпкә илтәләр. Әлеге маршрутларга тиешле документлар эшләнгән, район хастаханәсе белән шоферларның сәламәтлеген тикшереп тору турында килешенгән, балаларны озатып йөрүче җаваплы кешеләр билгеләнгән. Әмма хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар: булган 18 автобусның берничәсенә ремонт кирәк, техник карау, ГЛОНАССтан файдаланган өчен акча җиткерәсе, кышкы юлларда йөрү өчен шиннар аласы бар. Укучыларны йөртүгә кагылышлы таләпләрнең катгый үтәлергә тиешлеге турында район ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Рәис Сафин да кисәтте, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз