news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәккә һәм Мәдинә арасындагы поездларны хатын-кыз машинистлар йөртәчәк

Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар өчен тиз йөрешле поезд машинистларына беренче тапкыр игълан ителгән ачык вакансияләргә 28 мең гариза бирелгән.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Би-Би-Си белешмәсе буенча, Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар өчен тиз йөрешле поезд машинистларына беренче тапкыр игълан ителгән ачык вакансияләргә 28 мең гариза бирелгән. Гаризалар кабул итү март уртасына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Aljazeera. 

Гариза бирү вакыты тәмамланганнан соң, корольлектәге тимер юлларда хезмәт күрсәтә торган Испаниянең Renfe компаниясе 30 кандидатны сайлап алачак. Алар бер ел укыганнан соң мөселманнар өчен изге булган Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре арасындагы маршрутка чыгачак. Бу турыда «Интерфакс» яза.

Кандидатлар өчен төп шарт — югары белемле булу һәм инглиз телен белү. Гариза бирүчеләрнең яртысына якыны шушы шартка туры килмәү аркасында төшеп калган.

Согуд Гарәбстанында эшләүче хатын-кызларның өлеше дистә еллар буена дөньяда иң түбән дәрәҗәдә булды, дип белдерә Би-Би-Си. Ләкин тәхеткә утырырга тиешле принц Мөхәммәд бән Сәлман Әл Сауданың берничә ел элек башланган реформалары кысаларында хатын-кызларның мәшгульлеген арттыру эше бара.

Хәзер тулаем эшче көчләр арасында хатын-кызларның өлеше соңгы биш елда ике тапкырга диярлек артып, 33 процентны тәшкил иткән. 2021 елның беренче ярты еллыгында эшкә керешүчеләр арасында хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк булган, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot