news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәккәдә ТР мөфтие Татарстан хаҗилары белән очрашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин татарстанлылар яши торган урында булды, туклану шартлары белән танышты

  (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәккәдә Татарстан хаҗилары белән очрашты.
Ул татарстанлылар яши торган урында булды, туклану шартлары белән танышты, ир-атлар һәм хатын-кызлар бүлмәләрен карады.
Искәртеп узабыз, берничә көннән бу кунакханәләр бушап калачак, чөнки хаҗилар гореф-гадәтләрне үтәү өчен Мәккә янындагы Минә үзәнлегенә кузгала.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Мәккәдә Татарстан имамнары көн саен хаҗилар өчен дәресләр алып бара һәм вәгазьләр укый.

news_right_1
news_right_2
news_bot