Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәккәдә мөселманнарның иң зур мәчетендә дини йолаларны башкару рөхсәт ителде
Согуд Гарәбстаны һәм корольлектә яшәүче мөселманнар өчен Әл-Хәрам мәчете ачылды.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны хакимияте Мәккәдә пандемия сәбәпле җиде ай ябылып торган Әл-Хәрам мәчетендә дин йолаларны башкаруны рөхсәт итте. Бу хакта якшәмбе көнне Согуд Гарәбстанының Al Ekhbariya телеканалына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
Мәчет корольлектә яшәүче мөселманнар өчен ачык, дип хәбәр итә канал. Якшәмбе көнне Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм кече хаҗ эшләре буенча министрлыгы кече хаҗ оештыруның икенче фазасы башлануын игълан итте. Изге җирләргә дин тотучыларны кертү мөмкинлеге 30 проценттан 75 процентка кадәр арттырылган.
1 ноябрьдән чит ил кешеләре дә кече хаҗ кылырга килә ала. Кече хаҗ вакытка бәйле түгел һәм аны елның теләсә кайсы вакытында башкарып була. Кече хаҗ сынау рәвешендә 4 октябрьдән эшли башлады.
Беренче этапта хаҗ кылучыларның гомуми санының 30 проценты күләмендә, ягъни көнгә алты мең кеше хаҗ кыла алды. Икенче фаза гамәлгә кергәннән соң, 18 октябрьдән башлап йөкләнеш 75 процентка кадәр арта (көн саен 15 мең хаҗ кылучы), шул ук вакытта хаҗга элеккечә үк корольлектә яшәүчеләр генә килә ала.
1 ноябрьдән, үткәрү мөмкинлеге 100 процентка кадәр булганда, Согуд Гарәбстаны чит ил сәяхәтчеләре өчен чикләрен ача. Шуннан соң изге урыннарга килүчеләр саны элеккеге масштабларга кайтырга тиеш, ул вакытта Мәккә һәм Мәдинәгә көн саен 20 меңгә якын хаҗ кылучы килгән иде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз