Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәккәдә һәм Мәдинәдә хаҗны чит илләрдән килгән хаҗилар өчен кире кактылар
Согуд Гарәбстаны гарәп илләре арасында Covid-19 авыручылар саны буенча беренче урында тора.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны, Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында, чит илләрдән килгән хаҗилар өчен быел Мәккә һәм Мәдинәдә ислам диненең изге урыннарына хаҗны чит илләрдән килгән хаҗ кылучылар өчен кире какты. Бу турыда Sky News Arabia спутник каналына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Хаҗ илдә яшәүче төрле милләттән булган бик аз санлы хаҗилар катнашында узачак», — диелә хәбәрдә.
Согуд Гарәбстаны гарәп илләре арасында Covid-19 авыручылар саны буенча беренче урында тора. Бүгенге көндә илдә 161 мең чир йоктыручы ачыкланган.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел Татарстаннан хаҗ кылучылар өчен 1,8 мең урын дәрәҗәсендә хаҗ квотасы сакланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз