Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәккәдә мәчет ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларны исемсез каберләргә җирләячәкләр
Хаҗ кылу вакытында кеше гөнаһларыннан арына, ә шул вакытта үлсә, ул җәннәткә турыдан-туры эләгә дип санала
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Дөньядагы иң зур Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучыларның үле гәүдәләрен Ватаннарына кайтармаячаклар: барлык корбаннар да кыска вакытта шәһәр зиратында исемсез каберләргә җирләнәчәк. Бу хакта ил хакимияте белдергән.
Искәртеп үтик: Согуд Гарәбстанында Мәккәдә мәчет территориясенә төзелеш краны аву сәбәпләрен тикшерәләр. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көчле җил һәм яңгыр нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Коткаручылар берничә сәгать төзелеш өемнәрен тикшерә, гадәттән тыш хәл урынында ашыгыч ярдәм бригадасы эшли.
Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗига корбаннары 107 кешегә җиткән, яралылар саны - 230.
Россия ведомствосында белдерүләренчә, зыян күрүчеләр арасында россиялеләр юк, - дип хәбәр итә НТВ.Ru.
Билгеләп үтик: хаҗ кылу вакытында кеше гөнаһларыннан арына, ә шул вакытта үлсә, ул туры җәннәткә эләгә дип санала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз