news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәккәдә мәчет ишелү нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Татарстан вәкилләре юк - ТР МДН

Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә, 107 кеше һәлак булган, 200 кеше зыян күргән

  (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Мәккәдә дөньядагы иң зур мәчетнең ишелүе нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Татарстан вәкилләре юк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә белдерделәр.

Искәртеп үтик: Әл-Харам мәчете ишелү нәтиҗәсендә, 107 кеше һәлак булган, 200 кеше зыян күргән.

Согуд Гарәбстаны Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, 238 кешегә медицина ярдәме кирәк булган. Әле барлык зыян күрүчеләр дә хастаханәгә урнаштырылып бетмәгән.

Җомга көнне Әл-Харам мәчетенә төзелеш краны ауган. Һәлакәт вакытында мәчеттә йөзләгән мөселман булган, дип хәбәр итә «Би-би-си» ның рус хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot