news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәккәдә хаҗиларның балаларын калдырып тору өчен бакча ачылган

Балаларны махсус әзерлек узган хатын-кыз укытучылар карап торачак.

Мәккәдә хаҗиларның балаларын калдырып тору өчен бакча ачылган
Шамиль Садыков/архив

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Мәккә шәһәрендәге Әл-Харам мәчете янәшәсендә балалар бакчасы ачылган. Бу турыда Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Согуд Гарәбстаны массакүләм мәгълүмат чараларында әйтелгәнчә, балалар бакчасы Сәгатьле манара бинасында урнашкан.

"Согуд Гарәбстанына Хаҗ яки Гомрә гамәлләрен кылырга килгән мөселманнар өчен Мәккә хакимияте махсус балалар бакчасы ачарга карар иткән. Хаҗилар дини йолаларны үтәгәндә, балаларын бакчада калдыра ала. Махсус әзерлек узган хатын-кыз укытучылар балалар белән дәресләр һәм уеннар үткәрәчәк", диелгән бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot