news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәккәдә хаҗилар тукталган кунакханәдә янгын чыккан

Ул тиз арада сүндерелгән.

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Янгын сүндерү хезмәткәрләре Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга килүчеләр тукталган Мәккә кунакханәсендәге бүген иртән янгын чыккан, әмма ул тиз арада сүндерелгән, дип хәбәр итә Бахрейнның "Аль-Васат" газетасы. 

Кунакханә түбәсендә янгын җомга иртән башланган, анда шулай ук Бахрейннан килүчеләр дә тукталган булган. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын кыска ялганыш аркасында чыккан. Кунакханәдә яшәүчеләр зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100