news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөкаддәс Бибарсов җомга намазын урамда укырга мәҗбүр булган кешеләрдән гафу үтенде

Саратов шәһәрендә ислам үзәгенең гыйбадәт залларына сыймаган кешеләр җомга намазын урамда укыган.

Мөкаддәс Бибарсов җомга намазын урамда укырга мәҗбүр булган кешеләрдән гафу үтенде
https://www.muslim.ru

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнварда Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсов Саратов ислам үзәгенең гыйбадәт залларына сыймаган һәм шуның аркасында җомга намазын урамда укырга мәҗбүр булган дин тотучыларның видеосын инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

«Сүзсез. Саратов җәмигъ мәчете. 2021 елның 8 гыйнвары. Мин атна саен җомга намазын шул рәвешле укырга мәҗбүр булган дин кардәшләрем алдында гафу үтенәм. Без дин тотучылар үзләренең РФ Конституциясе тарафыннан гарантияләнгән дини ихтыяҗларын канәгатьләндерә алсын өчен көчебездән килгәннең барысын да эшлибез», — дип шәрехләгән ул әлеге видеоны.

Видеода буранлы көнне кар өстенә намазлык җәеп, ишегалдында дога кылучы кешеләр сурәтләнгән.

«2020 елның сентябрендә Саратов шәһәр Думасы мөселман җәмгыятеннән Серов урамындагы җир кишәрлеген кире алу турында карар кабул итте. Биредә 1895 елда төзелгән тарихи мәчет урнашкан һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәте аны төзекләндерергә ниятләгән булган», диелә бу хәбәрдә.

Саратов өлкәсе мөселманнары мәчет төзүдә ярдәм итүне сорый, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100