news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөкаддәс Бибарсов ир-атларның көчсезлеген гаиләләр таркалуга китерә торган сәбәп дип атады

Мөфти Коръән укып, куркак кешеләр кыюлануын, сараннар юмартлануын билгеләп узды.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов бүгенге җәмгыятьтә ир-атларның көчсезлеге проблемасына тукталып, моны гаиләнең иминлегенә йогынты ясаучы мөһим фактор дип атады. Бу хакта ул Саратов шәһәрендә хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасында ясаган чыгышында белдерде.

“Бездә гаиләләр таркала, чөнки, беренче чиратта, җәмгыять, гаиләнең ныклы нигезе, балаларына ышанычлы терәк булырга тиешле ир-атлар бик зәгыйфь, йомшак. Бездә бит физик яктан көчле булырлык ир-атлар да күп була алыр иде. Безгә кайбер гамәлләребезнең зыянлы булуын белеп, алардан баш тарту зарур булуын аңларга кирәк. Исерткеч эчемлекләрне кулланырга ярамаганлыкны кем белми? Дөньяда алкогольнең кешенең физик, эчке дөньясын җимерүен белмәгән бер генә кеше дә юк. Алкоголь кешене хатыны, балалары алдында кимсетә, чөнки кеше югары заттан мәхлуккә әйләнә. Әмма проблема шунда: бу кешенең аннан баш тартырга көче юк”, - диде Мөкаддәс хәзрәт.

Мөфти бу проблемаларны агач белән чагыштырды. “Агачны тукландырып тормасаң, ул корый башлый, җимешләре начар була. Ә тукландырып тору чарасы берәү генә – без тормыш чыганагы хисабына яшибез. Без тукланып тору өчен тормыш бүләк итүчегә, ягъни Аллаһка һәрвакыт рәхмәтле булырга тиешбез. Без берәр нәрсә утыртсак та, таләпләрне үтәмәсәк, үсмәячәген аңлыйбыз. Тормышта да шулай”, - диде Мөкаддәс Бибарсов.

Мөфти Коръәннең илаһи зур көче турында да билгеләп үтте. “Коръән уку, чыннан да, кешенең үзаңын үзгәртә. Мин куркаграк кешеләрне очратканым бар, әмма Коръән укып, аларның үзгәрүен күрдем. Коръән укып, куркак кешеләр кыюлана, сараннар юмартлана – бу Коръәннең көче”, - ди Мөкатдәс хәзрәт. Ул Саратовка килгәч, Коръәнне белгән кешеләр арасында гади слесарь, трактористларны очратуын әйтте. “Алар җәмгыятьтә бернинди югары урын да тотмый кебек. Әмма шул Коръән укучыларны чакырганда, дөньяда үзен көчле санаган, җәмгыятьтә абруе булган, гади кеше кулыннан килмәгән күп кенә мәсьәләләрне җиңел генә хәл итүче кешеләр Коръән укучылар алдында кечкенә, ярдәмсез кешеләр кебек күренә. Аллаһы Тәгалә Коръән аша шулай кешене күтәрә”, - диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100