news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәкъзүм Саләхов: Конституция фәнни, технологик казанышлар буенча омтылышны ныгыта

«Россия һәрвакыт фәнни-техник казанышлар иле булды һәм булачак та», - ди Татарстан Фәннәр академиясе президенты

Мәкъзүм Саләхов: Конституция фәнни, технологик казанышлар буенча омтылышны ныгыта
архив/Султан Исхаков

(Казан, 16 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Конституциягә мәгълүмат технологияләре һәм элемтә, илнең фәнни-технологик үсешен дәүләт ярдәме белән тәэмин итү, фәнни куәтне саклау һәм үстерү буенча кертеләсе үзгәрешләр турында «ВТ» хәбәрчесе Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләховтан белеште.

— Бүген мәгълүмат технологияләре, ясалма интеллектны үстерү бик мөһим, — диде ул. — Конституция Россиянең фәнни, технологик казанышлары буенча омтылышын ныгытачак. Төп закон тарихында беренче тапкыр мәгълүмат технологияләре, цифрлы шәхси белешмәләрнең куркынычсызлыгы турында исәпкә алына — заманча Конституция замана чынбарлыгына җавап бирә. Россия һәрвакыт фәнни-техник казанышлар иле булды һәм булачак та. Конституция илебез алга барсын өчен яңартыла. Бүген мәгълүмат технологияләрен алга җибәрү мәсьәләсе буенча бөтен ил шөгыльләнә. Әгәр моңа игътибар бирмәсәк, юл читендә калачакбыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot