news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Кәрим исемендәге фондны гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов Дуслык ордены белән бүләкләнде

Ул Россиянең мәдәни һәм тарихи мирасын саклау, арттыру һәм популярлаштыру буенча актив эшчәнлек алып барган өчен бүләкләнә.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты боерыгы белән Плёсск шәһәре җирлеге Советы рәисе һәм М.Кәрим исемендәге фондны гамәлгә куючы Тимербулат Кәримов Дуслык ордены белән бүләкләнде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Ул Россиянең мәдәни һәм тарихи мирасын саклау, арттыру һәм популярлаштыру буенча актив эшчәнлек алып барган өчен бүләкләнә. Тимербулат Кәримов Президентка рәхмәт белдерде.

Тимербулат Кәримов, бабае - Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулу көне алдыннан бүләк алу бик әһәмиятле, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot