news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Кәбиров: үткән меңьеллыкта антиутопияне - Г.Исхакый, бу меңьеллыкта мин яздым

Язучы Марат Кәбиров бүген “Китап” роман-антиутопиясен тәкъдим итте.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген шагыйрь, язучы Марат Кәбиров “Китап” дип аталган китабын тәкъдим итте. Автор, укучылар белән очрашып, кызыксындырган сорауларга җавап биреп, автограф-сессия дә үткәрде.
Тәкъдим итү Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы кибетендә, “Нур-маркет” кибетенең цоколь катында узды.

Марат Кәбиров “Китап” әсәренең Рэй Брэдбериның “Фаренгейт буенча 451 градус” роман-антиутопиясе белән уртаклыгы барлыгын белдерде. “Уртаклык кына түгел, бу турыдан-туры Р.Брэдбери иҗаты белән бәйләнгән, ул миңа нык тәэсир итте. “Әгәр үсеп җиткән балалары әти-әниләре турында онытса, нәрсә килеп чыгар иде?” – менә шундыйрак типта минем әсәр дә “әгәр” дигән сүздән барлыкка килде... Бу китап беткәннән соң килгән чор, чын китап язучылар үлеп беткән вакыт турында. Кешенең рәхәт яшәү турындагы бөтен хыяллары кабул булган. Ләкин аңа нәрсәдер җитми. Моны аңларга дөньяда калган соңгы язучының китабы ярдәмгә килә”, - дип сөйләде ул.

“Мин бүген сәеррәк хәлдә. Һәр китабымны киң җәмәгатьчелеккә курка-курка гына тәкъдим итәм. “Нигә яздым икән?” дип уйлап куям, чөнки мин ниндидер яңарак әйбер белән, безгә ят булган темаларда, жанрларда язам, әйтик, магик реализм, хоррор, фэнтези – болар татар әдәбиятында әле юк иде. “Ничек кабул итәрләр, алучы булырмы, китап киштәләрендә тузан җыеп ятмаслармы икән?” дигән борчылу белән тәкъдим итәсең... Сирәк жанрларның берсе – антиутопия – татарда йөз елга бер тапкыр гына языла, мең елга бер дисәң дә була. Үткән меңьеллыкта Гаяз Исхакый язган иде, бу меңьеллыкта берсен мин яздым, икенчесен язып булмас инде”, - ди Марат Кәбиров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100