news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафуриның нәсел дәвамчысы Уфада Зыя Камали йортын саклап калуны сорый

Мәҗит Гафуриның бердәнбер оныгының улының әнисе Татарстан, Башкортстан Республикалары җитәкчелекләренә хат язган.

Мәҗит Гафуриның нәсел дәвамчысы Уфада Зыя Камали йортын саклап калуны сорый
Эльза Мәүлемшина

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 9 июль көнне Уфада Гафури урамындагы йортларны сүтә башлаганнар. Сүтелгән биналар арасында “Галия” мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры Зыя Камали йорты да бар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды җитәкчесе, Гафури оныгының тол хатыны Люция Камаева сөйләде. Ул язучының бердәнбер оныгының улы - Мирсәит Гафуриның әнисе.

Зыя Камали йорты икегә бүленгән: бер ягында әле кешеләр яшәсә, икенче ягыннан исә кешеләрне чыгарып, сүтү эшләрен башлаганнар. 

“Зыя Камали йортында гаиләсе белән Мәҗит Гафури да яшәгән. Гафуриның яшәгән йорты янгач, Камали аны үз өенә яшәргә чакырган. Йортның нәкъ менә Мәҗит Гафури яшәгән ягын җимерә башлаганнар да инде: тупсасын сүтеп алганнар, йөзлекләрне салдырганнар. Йортның икенче ягында әле кешеләр яши”, - дип сөйләде Люция Камаева.

Зыя Камали йортында бераз вакыт яшәгәннән соң, Мәҗит Гафурига Гоголь урамында йорт бирелә. Зыя Камали йортындагы бүлмәгә гаиләсе белән Сәйфи Кудаш яшәргә килә. “Бу менә шундый тарихи йорт. Аны ничек тә булса саклап каласы иде. Аны бит саклап калып була, барысы да үзебездән тора. Без көчтән килгәнчә тырышабыз инде, барып чыкмый әле”, - дип уртаклашты Люция Камаева.

Люция Камаева, Зыя Камали йортын саклап калуны сорап, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә хат язып тапшырган. “Мин Мәҗит Гафуриның 140 еллыгына багышланган чаралар һәм Зыя Камали йорты турында яздым. Шундый ук сорау белән мин Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иткән идем", - ди ул.

“Зыя Камали йортын саклап калып, анда музей корырга була” дигәнгә Татарстаннан: “Бу – авыр мәсьәлә. Аны Мәскәүләр белән сөйләшеп эшләргә кирәк”, - кебегрәк җавап килде. Башкортстаннан әлегә җавап килмәде”, - ди Люция Камаева. Зыя Камали йортын сүтү эшләре дәвам итә. “Уфада тарихи урыннар болай да бик аз. Хәзер исә булганны да җимерәләр”, - ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100