Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәҗит Гафурига багышланган бәйгегә Австралия, Македония һәм башка ил вәкилләре килде
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге бәйгедә барлыгы 200 дән артык кеше катнашуын хәбәр итте.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 гыйнвар көнне Уфадагы Актерлар йортында унбишенче тапкыр «Мәҗит Гафурине укыйбыз-2019» конкурсының финалы һәм Гала–концерты узды. Халыкара конкурста Австралия, Македония, Чехия һәм башка илләрдән вәкилләр катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге мәгълүматы буенча, бәйгедә барлыгы 200 дән артык кеше ярышты.
Чара программасында иң яхшы катнашучылар, язучыларның чыгышлары, Мәҗит Гафури мемориаль музей-йортында булу, Мәҗит Гафури һәйкәленә чәчәкләр кую, бөек шагыйрь каберенә баш ию каралган иде.
Бәйгенең традицион оештыручысы — Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният Фонды. Чараның партнерлары: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге, Бөтендөнья башкорт корылтае, Мәҗит Гафури исемендәге музей (Уфа), Гафури районының Зилим-Каран авылындагы шагыйрь музее, гафурилыларның «Табын» якташлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз