news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафури юбилеена багышланган чаралар дәвам итә

Мәҗит Гафури юбилеена багышланган чаралар дәвам итә

(Уфа, 4 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда халык шагыйре Мәҗит Гафуриның тууына 125 ел тулу уңаеннан төрле мәдәни чаралар дәвам итә. Уфада чираттагы шундый чара Башкортстан Укытучылар белемен үстерү институтында үтте. Биредә республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, шулай ук башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының берлектәге конференциясе үтте. Татар һәм башкорт халыкларының уртак классик әдибенең иҗаты һәм тормыш юлы хакында кызыклы сөйләшү булды биредә.

Татар әдәбиятында да, башкорт әдәбиятында да Мәҗит Гафуриның бай рухи мирасы зур урынны алып тора. Аның әсәрләрен мәктәп балалары да, югары уку йортлары талиплары да җентекле өйрәнә. Шуңа да укытучыларның халык шагыйренең иҗатына багышланган киңәшмәсендә Гафури иҗатын өйрәнүгә бәйле күп фикерләр әйтелде. Классик әдипнең иҗатына бәя биргәндә, элекке елларда каршылыклы мөнәсәбәт тә яшәп килде. Хәзер инде, аның иҗатын төрле идеологик төсмерләрдән аерып карагач, Мәҗит Гафуриның зур талант булуы беркемдә дә шик тудырмый. Соңгы берничә елда М. Гафури хакында яңа китаплар һәм фәнни хезмәтләр дә дөнья күрде. Аларны укытучылар киләчәктә үз эшләрендә куллана башларга кирәклеге турында да килеште.

Күренекле татар галиме, филология фәннәре докторы, Башкортстан Укытучылар белемен үстерү институты мөгаллиме Әхәт Нигъмәтуллин Гафури иҗатының моңарчы төпле өйрәнелмәгән яклары хакында кызыклы фикерләре белән уртаклашты. Укытучылар үзләрен кызыксындырган күп санлы сорауларга җаваплар да алды бу җыенда. Киңәшмәдән соң, алар бергәләп, Мәҗит Гафуриның башкаладагы яңартылган йорт-музеен барып карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100