news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафури театрының сәнгать җитәкчесе: Театр - милли телләрне саклаучы бердәнбер урын

Арслан Мөбәрәков, Зәйтүнә Бикбулатова хәзерге радио, телевидение дикторларын ишеткән булса, котлары очар иде, дип саный Олег Ханов.

Мәҗит Гафури театрының сәнгать җитәкчесе: Театр - милли телләрне саклаучы бердәнбер урын
Султан Исхаков

 (Казан, 12 март, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). Театр - милли телнең матурлыгын, мәгънәсен, байлыгын саклаучы бердәнбер урын. Бу хакта бүген М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте. Очрашу башкорт театрының Казандагы гастрольләренә багышланган иде.

“Театр – милли телне саклаучы бердәнбер урын. Телевидениедә, журналистлар арасында күп очракта сүзгә басым, сүздә басым дөрес куелмый. Әгәр дә СССРның халык артистларыбыз Арслан Мөбәрәков, Зәйтүнә Бикбулатова хәзерге радио, телевидение дикторларын ишеткән булса, котлары очар ди, бәлки,” – диде Олег Ханов.

  • Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры гастрольләре Казанда Камал театры сәхнәсендә 3-7 апрельдә үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100