news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәҗит Гафури театры сәхнәсендә - яңа премьера
Тәнзилә Дәүләтбирдинаның “Минем гаилә” исемле пьесасын сәхнәләштерде данлыклы театр
Скопировать ссылку
(Уфа, 6 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры коллективы үз тамашачыларына яңа спектакль әзерләп бетте.
Тәнзилә Дәүләтбирдинаның “Минем гаилә” исемле пьесасын сәхнәләштерде данлыклы театр. Аны сәхнәгә театрның баш режиссеры Айрат Әбүшахманов куйды.
Әсәрдәге вакыйгалар шәһәр тормышын, андагы бер гаилә язмышын сурәтли. Әлләни катлаулы вакыйгалар да юк анда, әмма бүгенге көндәге актуаль проблемалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагылыш таба. Анда без һәркемгә таныш низагларны да, бер-береңне гафу итә алу күренешләрен дә күрәбез.
Спектакьлдә төп рольләрне өлкән буын күренекле артистлар Гөлли Мөбәрәкова, Әхәт Хөсәенов, Суфия Корбангалиева, Илсөяр Гыйзетдинова, Шәүрә Дилмөхәмәтова һәм башка яшь артистлар башкара.
Спектакльнең премьерасы бүген һәм иртәгә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot