news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәҗит Гафури театры Казанга “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен алып килә

Казанда 3-7 апрельдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт театры гастрольләре үтәчәк.

Мәҗит Гафури театры Казанга “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен алып килә
Султан Исхаков

(Казан, 12 март, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Казанда М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының "Зөләйха күзләрен ача" спектакле 4 апрельдә күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“"Зөләйха күзләрен ача" романы турында төрле фикерләр ишеттек. Ләкин спектакль һәм роман икесе ике төрле сәнгать әсәре. Бездә төп героиня Зөләйха – башкорт. Әмма ул чуваш та, немец та була ала иде. Бу рәссамның күзаллавы, төп героиняның нинди милләт вәкиле булуы мөһим түгел. Без хатын-кыз язмышын сурәтләргә теләдек”, - диде театр актрисасы, спектакльдә төп рольне башкаручы Римма Каһарманова.

Олег Ханов бу сүзләр белән килешеп: "Без хатын-кыз образын, аның рухи байлыгын күрсәттек", - диде.

  • Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театры режиссеры Айрат Әбүшахманов куйган "Зөләйха күзләрен ача" спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» милли театр премиясенә дәгъва итә.
     
  • Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры гастрольләре Казанда Камал театры сәхнәсендә 3-7 апрельдә үтәчәк. Камал театры сәхнәсендә “Урал батыр”, “Зөләйха күзләрен ача”, “Баллы, тирәкле балтирәк”, “Сөясеңме-сөймисеңме”, “Иң бәхетле төн”, “Бәхет хакы” спектакльләре куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100