Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәҗит Гафури театры аутист балалар турында документаль спектакль әзерли
Әлеге документаль спектакль аутист балаларның әти-әниләре сөйләгән берничә тарихка нигезләнгән.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрында гадәти булмаган социаль проект — спектакль-терапия әзерләнә.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, премьера 2 һәм 3 декабрьгә планлаштырылган.
Әлеге документаль спектакль аутист балаларның әти-әниләре сөйләгән берничә тарихка нигезләнгән. Спектакльдәге җиде герой төрле шәһәрләр һәм илләрдә (Уфа, Салават районы, Мәскәү, Казахстан, Шотландия) яшәсә дә, барысын да уртак проблема берләштерә: аларның гаиләләрендә аутик спектры бозылган балалар үсә.
Спектакльнең башкортча атамасы — «Балам» (Бәлам сүзе сызылып язылган).
«РАС-сказы» пьесасының авторы Виктория Емелева һәм режиссер Илшат Мөхетдинов үзләре дә өч яшьтә аутизм диагнозы куелган бала тәрбияли. Пьеса иҗат итү процессында геройлар белән күп сәгатьлек интервью яздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз