Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәҗит Гафури иҗатына багышланган флешмобта төрле милләт вәкилләре катнашты
Чара истәлекле вакыйгага – Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури тууга 140 ел тулуга багышланган иде.
(Казан,17 июль, «Татар-информ»). Уфада Мәҗит Гафури мемориаль музей йорты җитәкчесе һәм Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды Советы уртак карары белән «Без Мәҗит Гафурины укыйбыз» видео-флешмобы өч ай дәвам иттте. Әлеге флешмобта төрле милләт вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара истәлекле вакыйгага – Башкортстан Республикасындагы беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури тууга 140 ел тулуга багышланган иде.
Әдәби чара Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Хәбировның 2020 елнып 25 мартында Башкорт АССРның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулуын бәйрәм иту турындагы указы нигезендә үткәрелде.
2020 елның 11 июлендә бөек шагыйрьнең мемориаль музей-йортында әлеге халыкара шигърият марафонында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Мәҗит Гафури иҗатын яратучылар — төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләре аның шигырьләрен укыды. Анда Башкортстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән (шул исәптән Мәскәү, Казан, Санкт - Петербург) һәм хәтта Кытайдан да талантлы нәфис сүз осталары катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз