Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәҗит Гафури иҗатын балалар да ярата
Мәҗит Гафури иҗатын балалар да ярата
(Уфа, 27 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда күренекле әдип Мәҗит Гафуриның 125 еллык юбилеена багышланган мәдәни чаралар киң колач ала. Уфада шушы көннәрдә генә дә берничә кичә һәм китап укучылар конференцияләре булып үтте.
Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәнең башкаладагы балалар һәм үсмерләр филиалында оештырылган фәнни-гамәли конференция дә бик кызыклы булды. Конференцияне Уфа мәгариф идарәсе методисты Лена Вәлишина әзерләгән. Ул әлеге чарага Мәҗит Гафуриның оныгы – Халит Әнвәр улының гаиләсен дә чакырган. Тәүге сүзне дә аларга бирделәр. Халит әфәнденең тормыш иптәше Люция Камаева Мәҗит Гафуриның иҗатын озак еллар буе бик тирәнтен өйрәнә икән. Гаилә архивындагы документларга нигезләнеп, ул халык шагыйренең иҗатына һәм шәхси тормышына кагылышлы һәм укучыларга аз билгеле мәгълүматларны бәян итте. Ә Халит әфәнде үзе иҗат иткән көйләрен пианинода уйнап җырлады.
Балалар һәм үсмерләр китапханәсе хезмәткәрләре Мәҗит Гафури иҗатына кыскача күзәтү ясаганнан соң, сүз халык шагыйре иҗатын төрле яклап өйрәнгән балаларга бирелде. Алар үзләренең фәнни тикшеренүләре белән уртаклашты. Шәһәр мәктәпләрендә укучы татар һәм башкорт балаларының үз ана телләрендә матур итеп чыгыш ясаулары соклангыч иде.
Мәҗит Гафурига багышланган шушындый ук конференция гыйнвар башында Башкортстан дәүләт педагогия университетында да үтәчәк. Ә кышкы каникуллардан соң, алдан кабул ителгән план буенча, мәктәпләрдә, гимназияләрдә һәм урта уку йортларында китап укучылар конференцияләре, төрле кичәләр оештыру да күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз